Язның беренче көне белән!
Ап-ак карлы, салкын кышкы җиһан, Мамык шәлен салды бүгеннән. Хәзер инде җанга җылы өстәп, Яз кояшы сибә күгеннән. Энҗе тамчы тама тып-тып итеп, Кыектагы сөңге бозлардан. Йөрәкләр дә тибә җилкенсенеп, Яз сулышы өргән назлардан. Күлләвекләр ага, ярсып чаба. Челтер-челтер аның тавышы, Сайрар кошлар кайтып туган якка, Парын сайлап канат кагышы.......